ТАССРның 100 еллыгына әзерлек унаеннан география, биология, химия атналыгы кысаларында Котлы-Бүкәш урта мәктәбендә 10 нчы апрель көнне “Татарстанда машина төзелешенең барлыкка килүе һәм үсеше” темасына багышланган чара үтте. Укучылар машина төзелеше тармагының үткәне һәм бүгенгесе белән танышып, тагын бер кат Татарстаныбыз белән горурлану хисләре кичерделәр.
2019 елның 10 апреле, чәршәмбе