3 апрель көнне Балык Бистәсе " Мишутка» балалар бакчасында Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар - безнең дусларыбыз» шигырь укучылар конкурсы һәм «Кошлар өчен йорт төзибез» дип исемләнгән сыерчык оялары конкурсы узды. Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
2019 елның 3 апреле, чәршәмбе