2019 елның 28 мартында “Крепкая семья, “Ныклы гаилә” партия проекты һәм ТАССР ның 100 еллыгы кысаларында Балык- Бистәсе муниципаль районы Тәберде Чаллысы авылы мәдәният йортында, Балык-Бистәсе район мәдәният йортында яңа гына оешкан “Бистә йолдызлары” әдәби – музыкаль клубы (җитәкчесе Фирдания Бәдретдинова) әзерләгән “Талантлы син, кеше туганым!”, дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Кичәдә тамашачылар районыбызның талантлы шәхесләре Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәсимә Гарифуллина, Халыкара, Республика фольклор фестиваль-конкурслар лауреаты, Ямаш авылы мәдәният йорты “Чишмә” балалар фольклор коллективы , “Созвездие-Йолдызлык”, “Дулкыннар” республика фестивальләре лауреаты Мәликә Гәрәева, Ләйсән Вафина, үз авылларында яшәп иҗат итүче Гөлфирә Гыймадиева, Илфат Сәләхиев, район мәдәният йортының талантлы җырчысы Сергей Фалин чыгышларын бик яратып кабул иттеләр. Районыбызда һәм республикадагы демографик ситуация темасына махсус әзерләнгән видеоролик тәкъдим ителде.
2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе