21 - 24 март көннәрендә 2004 елгы һәм яшьрәк малайлар, кызлар арасында Саба районында 8 нче ачык шәхси командалар арасында Бөтенрәсәй буенча өстәл теннисы үткәрелде. Безнең районнан Балаларны сәламәтләндерү белем бирү үзәге педагогы Гурьянычев Александр,Пигалев Роман җитәкчелегендәге команда да (Пигалев Кирилл , Сапаров Руслан , Сөнгатуллина Гүзәл, Габдулхакова Адилә)катнашты . 18 авыл районнары командалары арасыннан Балаларны сәламәтләндерү белем бирү үзәге 312 очко белән 3 нче урын яуладылар. Җиңүчеләребез Диплом һәм медальләр белән бүләкләнде.

2019 елның 24 марты, якшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International