ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 27 март көнне Балык Бистәсе 1 нче гимназиясе базасында «Ватан тарихы» дип исемләнгән фәнни – тикшеренү эшләре конкурсы узды. Конкурсның максаты - мәктәп укучыларының Ватан тарихы һәм туган якны өйрәнү өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшенә ярдәм итү. Конкурска 9 эш тәкъдим ителгән иде. Зур Мәшләк урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Хабибрахманова Исламия, Котлы Бөкәш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Хисамиева Энҗе, Биектау урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Нуриева Инзилә җиңүче булып танылдылар.
2019 елның 27 марты, чәршәмбе