«Бәләкәч» балалар бакчасында “Май чабу” күңел ачу чарасы узды. Әлеге бәйрәм ел саен үткәрелү сәбәпле балаларның яраткан бәйрәменә әйләнде. Атна дәвамында балалар һәм педагоглар бу чараны зур әзерлек белән көтеп алдылар. Бәйрәмдә балалар кышны озаттылар, язны каршы алдылар, төрле уеннар уйнап күңел ачтылар. Ә ахырдан тәмле коймак белән сыйландылар.

2019 елның 19 марты, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International