Коррупциягә каршы тору өлкәсендә хокук белемнәрен арттыру максатыннан 2019 елның 15 мартында Балык Бистәсе 1 нче номерлы гимназия базасында югары сыйныф укучыларына «Россия Федерациясендә коррупциягә каршы көрәш» дигән темага ачык дәрес үткәрелде. Дәрестә коррупциянең барлыкка килү сәбәпләре һәм алшартлары, тарихи үрнәкләре һәм аларның нәтиҗәләре каралды. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сөнгатуллина Лилия Вакыйф кызы, укучыларны Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә коррупциягә каршы көрәш һәм коррупцион хокук бозуларны кылган өчен җаваплылык ысуллары белән таныштырды.
2019 елның 18 марты, дүшәмбе