2019 елның 15 мартында Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе һәм «Балалар иҗаты үзәге» муниципаль бюджет учреждениесе базасында Балык Бистәсе районының белем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре арасында «Без бергә» Республика балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы узды. Фестиваль кысаларында: «Без бергә» халык иҗаты Фестиваль-конкурсы һәм «Россия сувенирлары» декоратив-гамәли эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсе узды, анда 21 белем бирү оешмасы катнашты.
2019 елның 16 марты, шимбә