12 мартта Алексеевск шәһәр тибындагы поселокта белем биру оешмалары педагог-психологларының “Педагог-психолог – 2019” һөнәри осталык бэйгесе булып узды. Бәйгедә Балык бистәсе, Алексеевск, Әлки, Чистай һәм Лаеш районнарыннан 10 педагог-психолог көч сынашты. Безнең район данын яклап Балык Бистәсе муниципаль районы “Березка” балалар бакчасы педагог-психологы Закирова Ф.В., Балык Бистәсе муниципаль районы “Мишутка” балалар бакчасы педагог-психологы Агзямова И.А. көч сынаштылар. Үзләренең осталыкларын, талант һәм бәйгедә җиңү теләкләрен күрсәтеп педагог-психолог Агзямова И.А. 3 нче урын яулады. Афәрин! Алга таба да зур уңышлар, Сезгә!

2019 елның 13 марты, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International