6 март көнне Түбән Тегермәнлек мәктәбендә “ Тәрбиядә шәхескә юнәлдерелгән алым” темасына багышланган тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары семинары булып үтте. Семинар эшлекле һәм оешкан төстә үтте. Семинар эшендә сыйныфтан тыш чаралар һәм сыйныф сәгатьләре каралды. Башлангыч сыйныфларда үткәрелгән “Нәрсә ул батырлык?” (Ахмадуллина Г.Г.); 6 нчы сыйныфта “Җир йөзендә йөри яланаяк Хәтер...” (Хаматзанова Р.Ф.); 8 нче сыйныфта “Мин яратам сине, Туган ягым!” (Шигапова И.А.) дип исемләнгән сыйныф сәгатьләре; башлангыч сыйныфларда “Күңелле инглиз теле” (Сафиуллина И.Б.), 5 нче сыйныфта “Үзебез сайлаган юл” (Хабибуллин Р.Ф.), 7 нче сыйныфта “Спорт уеннары”(Агзямов И.Р.) дәрестән тыш эшчәнлек чаралары; “Әбиемнең күңел сандыгы” (Васикова Ф.Д.,Гайнуллина Г.Г.) дип исемләнгән әдәби чара, “Әти-әниләр белән эшләргә өйрәнәбез” (Гайнуллина Г.И.) мастер-классы югары дәрәҗәдә үтте.

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International