1-3 март көннәрендә Мамадыш районында 20 яшькә кадәрге кызлар , малайлар арасында ОВЗ (Ограниченные возможности здоровья – сәламәтлекләре ягыннан мөмкинчелекләре чикләнгән) спортсменнары арасында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде . Безнең районнан балаларны сәламәтләндерү белем бирү үзәге педагогы Гурьянычев Александр кул астында шөгылләнүче Сапаров Руслан һәм Гайнутдинова Гөлнара бу ярышта катнаштылар. Беренче гимназия укучысы Сапаров Руслан быел тагын беренче урын яулады . Җиңүчебезгә Мактау грамотасы , медаль һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
2019 елның 4 марты, дүшәмбе