Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча 26 нчы февральдә Балык бистэсе 1 нче номерлы гимназия базасында "Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенрәсәй акциясе узды. Əлеге чараның төп максаты – әти-әниләргә Бердәм дәүләт имтиханы тапшыру процедурасы белән таныштыру. Әлеге акциядэ теләкләре булган 16 әти-әни катнашып, үзләренең белемнәрен рус теле фәненнән сынадылар. Барлык процедура нәкъ имтихан барышындагы кебек иде. Башлап, әти-әниләр металл детекторы аша узып, кулларында бары тик шәхесләрен раслаучы документ һәм ручка белән имтихан буласы кабинетка уздылар. Имтиханнан соң нәтиҗәләр белән таныштылар. Уңышлар юлдаш булсын өчен, бары тик тырышып укырга, БДИны югары балларга бирергә теләкләр теләделәр.

2019 елның 26 феврале, сишәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International