17 февраль көнне Балык Бистәсе икенче номерлы мәктәбендә мәктәпкәчә яшьтәге һәм 1-5 сыйныф укучылары очен “СОМиК” халыкара проект кысаларында олимпиада, конкурслар үткәрелде. Олимпиадада төрле яшьтәге ике йөзгә якын бала катнашты. Мондый эш формасы мөмкин хәтле күбрәк укучыларга үзләренең иҗади, интеллектуаль мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә, укуга кызыксыну уята, үз-үзеңә ышанычны арттыра. Бу юлы Балык Бистәсе беренче номерлы гимназия укучылары иң күп катнашулары белән куандырды. Әлеге чарада барысы 50 гимназия укучысы катнашты.Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениелар арасында “Мишутка” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре актив булдылар.

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International