13 нче февраль көнне Балыклы-Чукәй мәктәбендә Әфган сугышында катнашкан ир-егетләр белән очрашу булып узды. Бәйрәм укучылар әзерләгән әдәби-музыкаль монтаж белән башланып китте. Әфган сугышында улеп калган Рамил Ибатовны бер минут тынлык белән искә алдылар. Укучылар узләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әңгәмә бик җанлы барды.Укучылар әзерләгән концерт номерлары кунаклар күңеленә хуш килде. Соңыннан әфганчылар әңгәмәләрен чәй табыны артында дәвам иттеләр.

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International