2019 нчы елның 8 нче февралендә Балык Бистэсе муниципаль районы “1 нче номерлы гимназиясе” базасында белем биру оешмалары педагог-психологларының “Педагог-психолог – 2019” һөнәри осталык бэйгесе булып узды. Үзләренең осталыкларын, талант һәм бәйгедә җиңү теләкләрен күрсәтеп психологлар бәйгенең “Мин – педагог-психолог”, “Ачык дәрес” сынауларын үттеләр. Бәйгенең җиңүчесе итеп Балык Бистәсе муниципаль районы “Березка” балалар бакчасы педагог-психологы Закирова Ф.В., призер – Балык Бистәсе муниципаль районы “Мишутка” балалар бакчасы педагог-психологы Агзямова И.А. танылды. Аларга киләсе зона бэйгесендэ уңышлар телибез!

2019 елның 8 феврале, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International