8 февраль көнне Балык Бистәсе 1 нче гимназия базасында “Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр” республика конкурсы кысаларында, “Кеше тәрбиялә” профессиональ осталык бәйгесенең муниципаль этабы үткәрелде. Районыбыз мәктәпләренең кыю, талантлы, көчле укытучылары арасында барган әлеге конкурста 14 сыйныф җитәкчесе катнашты.
Бәйге барышында сыйныф җитәкчеләре класстан тыш ачык чаралар күрсәттеләр. Биредә аларның теманы ни дәрәҗәдә ачып бирүе һәм укучылар белән эшләү алымнары исәпкә алынды. Катнашучылар ике этапта дәресләрдән тыш чаралар уздыру һәм “Тәрбия серләре” презентациясен яктыртып, үзләренең профессиональ күнекмәләрен оештыру һәм иҗади сәләтләрен файдаланып жюрига тәкъдим итәргә тиешләр иде.
Бәйгенең муниципаль этабы уңышлы үтте. Конкурста катнашучылар үзләренең балалар белән эшләү осталыкларын, белемнәрен күрсәтә алдылар. Кластан тыш үткәрелгән чаралар да кызыклы, мавыктыргыч булды. Сыйныф җитәкчеләре тәрбия эшчәнлеге темасын тулысынча ачып бирүгә ирештеләр, үзләренең һөнәри эшчәнлеген анализлау осталыгы, аның каршылыкларын һәм перспективалы якларын күрә белүләре дә жюри тарафыннан игътибарга алынды.
Беренче урынга Балык Бистәсе 2 нче мәктәбенең 6 «А» сыйныф җитәкчесе Татьяна Власова ия булды, икенче урынга Балык Бистәсе гимназиясеннән 8 “A” сыйныф җитәкчесе Резедә Мухамедзянова, ә өченче урын Масловка мәктәбеннән 6 “Б” сыйныф җитәкчесе Мингалеева Рәмзиягә бирелде. Шомбыт мәктәбеннән Энҗе Каримуллина, Юлсубино мәктәбеннән Илзирә Каримуллина, Күки мәктәбеннән Ләйсән Шарипова лауреат булдылар.
“Ел сыйныф җитәкчесе-2019” республика конкурсының зона этабында безнең район данын Татьяна Власова һәм Резедә Мухамедзянова яклаячаклар. Ә без исә, үз чиратыбызда, бәйгедә катнашкан барлык конкурсантларга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
2019 елның 8 феврале, җомга