“Ягодка” балалар бакчасында кечкенәләр төркеме балалары очен “Су, һәр җирдә су” дигән кыскавакытлы проект уткәрелде. Проектның максаты: балаларның су турында күзаллауларын тирәнәйтү һәм киңәйтү, суның яшәү чыганагы икәнен төшендерү иде. Проектны тормышка ашыру барышында балалар су белән төрле кызыклы тәҗрибәләр һәм экспериментлар уткәрделәр. Су турында шигырьләр өйрәнделәр, рәсемнәр ясадылар, уеннар уйнадылар. Балалар барлык чараларда да зур теләк белән катнаштылар һәм бу проект аларда зур тәэсирлэр калдырды.

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International