11 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә "Ел укытучысы -2019" конкурсының финалы булып узды. Икенче этапка үткән 11 укытучы осталык дәресләре күрсәтеп көч сынашты. "Ел укытучысы" исеменә Балык Бистәсе гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Кәбирова Рима Әдип кызы лаек булды. Икенче урынны Балык бистәсе икенче мәктәбенең информатика укытучысы Кашапов Юныс алды. Иң яхшы татар теле укытучысы булып гимназия укытучысы Сәлахова Рәмзия , "Педагогик дебют" номинациясендә җиңүче булып икенче мәктәпнең физкультура укытучысы Низамова Зилә танылды. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм аларга зона ярышларында уңышлар телибез!

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International