21 нче декабрь көнне Юлсубино төп гомумбелем бирү мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасарлары өчен семинар булып узды. Укытучылар яңа технологияләр кулланып дәресләр һәм мастер-класслар күрсәтте. Мәктәпнең эш тәҗрибәсе кунаклар тарафыннан уңай бәяләнде. Эшлекле киңәшмә яңа ел чыршысы янында Кыш бабай `һәм Кар кызы катнашындагы программа белән тәмамланды.
2018 елның 21 декабре, җомга