14 декабрь көнне Алабуга шәһәрендә “Тату сыйныф серләре” республика конкурсының өлкә этабы үткэрелде. Бу конкурста район этабында җиңүче Балык-Бистәсе 2 нче номерлы мәктәбе ата-аналар комитеты катнашты. Конкурс кысаларында ата-аналар һәм укучыларның бердәм эшләреннән күргәзмә, проект яклау, ата-аналарның үз балалары белән булган чыгышлары бик эчтәлекле булды һәм икенче урынга лаек булдылар. Аларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!
Алда бәйгенең финал өлеше көтә, ата-аналар комитеты конкурсның Казан шәһәрендә үтәчәк финал этабында район данын яклаячак. Без исә аларга уңышлар һәм яңа үрләр телибез!
2018 елның 17 декабре, дүшәмбе