03.12. 2018. Яр Чаллы шәһәрендә узган “Халкым чишмәсе” Республика күләм татар яшьләре милли иҗат фестивалендә катнашып , Балык Бистәсе мәдәният йорты “Сандугач” вокал түгәрәге җырчысы Шмелёва Регина “Халык җыры” номинациясендә II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. 08.12. Казан шәһәрендә узган «Хрустальное сердце мира» Халыкара конкурсында “Патриотеческая песня” һәм “Народный вокал” номинацияләрендә I дәрәҗә Лауреат дипломнары, кубок һәм сертификат белән бүләкләнде. Җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдиновага рәхмәт хатлары тапшырылды.
2018 елның 10 декабре, дүшәмбе