Буген, ягъни 5 декабрь көнне, районыбызның 115 чыгарылыш сыйныф укучысы Бердәм Дәүләт Имтиханына (БДИ) керер өчен рус теленнән йомгаклау иншасы (изложение) яза. Имтихан башланырга 15 минут кала электрон челтәрлэр аша инша темалары килде, алар 5 блокка бүленгән. Сәгать 10 да имтихан башланды. Имтихан 235 минут дәвам итә. Чыгарылыш сыйныф укучыларының инша(изложение) эчтәлеге бирелгән темага туры килергә һәм әдәби материал кулланып язылырга тиеш. Инша тикшерү комиссиясе билгеләгән 5 критерий буенча бәяләнәчәк. Укучыларыбызга уңышлар телибез!

2018 елның 5 декабре, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International