2018 нче елның 29 нчы ноябрендә Балык Бистәсе 1 нче номерлы гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучылары Татарстан Республикасының монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Павлов Игорь Николаевич белән очрашты. Ул укучыларга монополиягә каршы органнарның нәрсә белән шөгыльләнүен һәм Татарстан Республикасы монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе нинди юнәлешләр буенча эш алып баруын сөйләде. Укучылар игътибарына монополиягә каршы федераль хезмәт эшчәнлегенең төп аспектлары турында видеороликлар тәкъдим ителде. Балык Бистәсе 1 нче номерлы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сөнгатуллина Лилия Вакыйф кызы «Россия Федерациясендә монополиягә каршы торуны көйләү" темасына дәрес үткәрде.
2018 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе