«КИТ» Халыкара конкурсында катнашып Регина Шмелёва «Народный вокал» номинациясендә Лауреат дипломы белән бүләкләнә һәм җиңүче кубогына ия була. Җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Бәдретдинова Фирдания Гәбделхаковнага “Рәхмәт хаты” тапшырыла.“Чулпы” халык фольклор ансамбле җитәкчесе Лариса Кибякова “Кунаклашу” Халыкара конкурс-фестивальдә катнашып «Национальное вокальное исполнительство» (соло) номинациясендә I дәрәҗә Лауреат дипломы белән бүләкләнә. Шушы ук номинациядә “Айбагыр” фольклор коллективы солистлары (җитәкчесе Евдокия Толстова) Азат Малов, Эльза Гордеева, Аделина Архипова III дәрәҗә Лауреат дипломы белән бүләкләнәләр.Рамзия Фаттахова ел саен уздырыла торган “Мозаика народов мира” фестивалендә выстака оештыруда ярдәм иткән өчен “Рәхмәт хаты” хаты белән бүләкләнә.

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International