2018 елның 23 ноябре көнне Район мәдәният йортында «Миссис Рыбная Слобода» район бәйгесенең финал ярышлары булып утте. Конкурста барлыгы 22 куп балалы аналар катнашты, шуларнын 8 – финалга чыкты. Җиңүче булып Балык Бистәсе поселогыннан Хасанова Лилия танылды. «Иҗади гаилә» номинациясендә - Шәрәфиева Гөлгенә ( Биектау авылы), “Гаилә гореф-гадәтләре» номинациясендә - Кибякова Лариса (Кзыл Йолдыз авылы), «Хуҗабикә» номинациясендә – Кәүсәрия Фәтхуллина (Куки авылы), «Гаилә бәйрәме» номинациясендә – Рәзинә Фәйзуллина (Чыршылы Елга авылы), “Кулинар остасы” номинациясендә - Гүзәл Сафина (Масловка авылы), «Мин һәм минем гаиләм» номинациясендә- Асия Хөснетдинова (Олы Елга авылы), «Дус гаилә» номинациясендә – Гөльшат Билалова (Балыклы Чукәй авылы) җиңү яуладылар.

2018 елның 23 ноябре, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International