2018 елның 16 ноябрендә Балык Бистәсе мәдәният йортында Татарстан Республикасың атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова җитәкчелегендәге “Өмет” халык фольклор ансамбленең 10 еллык юбилеена багышлап “Хәтер бизәге ” дип исемләнгән фольклор кичә булып узды. Кичәдә ансамбль белән берлектә районның танылган фольклор һәм бию коллективлары, аерым солистлар чыгыш ясады.
2018 елның 16 ноябре, җомга