26 мартта Балык Бистәсе районы мәдәният йортында халыкның мәдәни кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән «Хәтер бизәге» III район татар фольклор сәнгате фестивале узды. Фестивальдә районның һәм авыл мәдәният учреждениеләренең иң яхшы иҗат коллективлары, аерым башкаручылар катнашты. Бу бәйрәм татар сәнгатен яратучылар өчен чын вакыйгага әверелде. Фестивальдә катнашучыларның барысына да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2026 елның 26 марты, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International