Балык Бистәсе мәйданында «Бистә Шәле» III республика хатын-кызлар халык кәсебе фестивале узды. Татарстан районнарыннан тыш, быел фестивальдә Оренбург өлкәсе вәкилләре дә катнашты. Бәйрәмне Балык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов тантаналы рәвештә ачып җибәрде. «Бистә шәле» хатын – кызлар халык кәсебе фестиваленең төп максаты-традицияләрне саклап калу, аларны өйрәнү, киләчәк буынга тапшыру. Горурланып әйтә алам, "Бистә шәле" - бу максатка зур адым. Бәйрәмгә республикабызның 15 районыннан 300дән артык кунак килде»
2025 елның 18 августы, дүшәмбе