Җәйнең эссе көнендә, 14 июльдә, Үзәк мәчет янында, «Җәйге алан» мәйданында чын мәгънәсендә әкият тамаша булды. Үзәк китапханә халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре балаларны һәм өлкәннәрне тылсым һәм иҗат дөньясына чумарга чакырды. «Әкияттә кунакта» дип исемләнгән ачык презентация ярдәмендә катнашучылар яраткан тарихлары битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар.
2025 елның 14 июле, дүшәмбе