22 мартта Бөтендөнья су көне билгеләп үтелә. Су безнең өчен иң таныш һәм гади матдә. Ә ул безне бөтен җирдә чолгап ала, тормышыбызның төрле аспектларына үтеп керә: табигатьтән һәм климаттан алып сәламәтлек һәм технологияләргә кадәр. Әлеге темага багышланган "Җирнең зәңгәр бизәге" дип аталган чара Үзәк китапханәдә узды. Тыңлаучылар тарафыннан 8Б сыйныф укучылары чакырылган. Балалар су, аның үзлекләре турында бик күп кызыклы фактлар белделәр.
2025 елның 19 марты, чәршәмбе