Читров Владимир Даниловичның шәхси чыгыш архивыннан күргәзмә. Читров Владимир Данилович 1917 елның 13 июлендә Теләче районының Кибәче авылында туа. Шәле мәктәбендә укый. Соңыннан Казан укытучылар институтында укый. Аннары мәктәп директоры булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә. Полк комсоргы була. Румыния, Венгрия, Болгария, Югославияне азат итүдә катнаша. Сугыштан соң Балык бистәсендә укытучы, мәктәп директоры булып эшли. 1976 елдан РОНО мөдире булып эшли.
2025 елның 28 феврале, җомга