2025 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстан Демократик Республикасыннан чыгаруга 36 ел тула. Бүген үзәк мәйданда Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга багышланган митинг узды. Җыелганнар сугыш кырыннан кайтмаган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр салдылар 🔥 Ватанны саклаучыларга Мәңгелек хәтер! Озын гомер, сәламәтлек һәм гаиләләрегездә иминлек телибез.

2025 елның 15 феврале, шимбә
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International