Бүген Корноухово мәдәният йортында балалар өчен «балачактан коррупциясез»исемле танып-белү чарасы оештырылды. Әлеге чараның максаты: балаларда коррупциянең нәрсә икәнлеге турында күзаллау формалаштыру, коррупциянең килеп чыгу сәбәпләре һәм аңа каршы көрәш буенча Хөкүмәт чаралары белән таныштыру, балаларда үз фикерләрен әйтү һәм аны дәлилләү сәләтен үстерү. Чара барышында коррупция, аның билгеләре һәм килеп чыгу сәбәпләре турында әңгәмә алып барылды. Балалар коррупциянең зыяны турында ачык мәгълүмат алдылар, шулай ук көндәлек тормыштан мисаллар китерделәр. Намуслылык, үзеңдә бу уңай Сыйфатны ничек саклап калу турында әңгәмә үткәрелде. Намуслылык җиңгән, коррупциягә урын калдырмаган ситуацияләрне карадык. Балалар коррупциягә каршы көчле көрәш алып барылуын, кечкенәдән намуслы һәм гадел булсак, без җиңә алачагыбызны аңладылар. «Өй эше» күренешен уйнаганда, үзебезне актер ролендә хис иттек. Чара азагында алар уенда катнаштылар «
2025 елның 17 феврале, дүшәмбе