22 февраль көнне Иванай авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Мустаева Анна Федор кызына «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медале тапшырылды. Медаль тапшыруда Балык Бистәсе районының Мәгариф бүлеге җитәкчесе Садыйков Илсур Мансур улы, Казаклар Чаллысы авыл җирлеге башлыгы Хәсәншин Фәрит Хәбибрахман улы, Иванай авылы клубы җитәкчесе Евдокимова Нина һәм яшь армиячеләр катнашты. Быел без барыбыз өчен дә мөһим булган датаны-Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Илебезнең һәр кешесе өчен әһәмиятле булган юбилей Бөек Җиңүне якынайтуга зур өлеш керткән hәрбер кешенең батырлыгын искә төшерә. Анна Федоровна да күңелендә уелып калган сугыш хатирәләре белән бүлеште, киләчәк буынга матур теләкләрен җиткерде.

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International