ИСЛАНОВ РОМАН ЛЕОНИДОВИЧ
Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.
Туган көне:
25 март 1978 ел.
ЭЛЕМТӘ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
Адрес: 422650, ТР, Балык Бистәсе муниципаль районы, Балык бистәсе штп., Ленин ур., 48 йорт
Телефон: (884361) 2-25-00 (кабул итү бүлмәсе)
E-Mail: Roman.Islanov@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
Туу датасы: 25.03.1978
Туган урыны: Куйбышев, Татарстан Республикасы
Югары белемле
2000 елда Казан югары артиллерия команда-инженер училищесын (электромеханик, инженер) тәмамлый
Гыйльми дәрәҗәсе, гыйльми исеме юк
Дәүләт бүләкләре: "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә"медале (2005), "Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы"медале (2014), Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль үсеш министрлыгының Мактау грамотасы (2016).
ҮТКӘНДӘГЕ ЭШ УРЫННАРЫ
1995-2000 Казан югары артиллерия команда-инженер училищесы курсанты.
2000-2001 200 мотор-укчылар бригадасы аерым гаубица үзйөрешле-артиллерия дивизионы батареясында өлкән офицер -взвод командиры.
2002-2002 "Татэнерго" ПЭОның Чистай электр челтәрләренең Спас районы бүлү челтәрләрендә 4 разрядлы электромонтер.
2002-2005 Татарстан Республикасы Спас районы администрациясенең мобилизация эше буенча баш белгече.
2006-2006 Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мобилизация эше буенча баш белгече.
2006-2010 Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы.
2010-2012 Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе.
2012-2015 Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе.
2015-2018 Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.
2018-2018 Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
2018- хәзерге көнгә кадәр Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.