Татарстанның иң яхшы ТОСлары бүләкләнде

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Узган атнада 2023 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Раиса территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ибраһимов, ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин катнашты. Балык Бистәсе территориаль иҗтимагый үзидарәләренең берсе"Могҗизалар кыры" ТОСның   рәисе Бакирова Фирдиса конкурс призеры булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International