Бу дата алдыннан ветераннарга Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Ф.Г. Әхмәтҗанова, Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары А. К. Вафина, Балык Бистәсе муниципаль районында МТЗ һәм СЗ социаль яклау бүлеге башлыгы һәм Котлы Бөкәш авыл җирлеге башлыгы Р. Г. Нәҗипов килделәр. Алар ветераннарга Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыклары һәм ныклыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, күңел җылысы белән сөйләштеләр, район Башлыгы исеменнән азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.