Балык Бистәсе районында ел саен үткәрелә торган "Җиңү марафоны"старт алды

2024 елның 12 апреле, җомга

Бүген район мәдәният йортында ел саен уздырыла торган "Җиңү марафоны " узды.
Анда Балык Бистәсе районы оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов ветераннар (пенсионерлар) советы җитәкчесе Рафаэль Шәвәлиев белән бергә марафонга старт бирделәр.

Җыелган акчалар Җиңү көненә багышланган чараларны оештыруга,ветераннарга, тол хатыннарга һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга бүләкләр алуга китәчәк.

Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата игелек һәм кайгыртучанлык күрсәтүнең һәр гамәле аерым әһәмияткә ия һәм Ватаныбызны саклаган буын батырлыгы турында истәлекне сакларга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International