Мобиль бригада

2018 елның 10 октябре, чәршәмбе

9 октябрь көнне Өлкәннәр декадасы кысаларында Казак Чаллысы авыл җирлегенә өлкән яшьтәге гражданнар белән социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү буенча очрашу максатыннан күчмә бригада оештырылды. Утырышта районның төрле оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Очрашуны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Камил кызы Вафина ачты. Ул очрашуда катнашучыларны Өлкәннәр декадасы кысаларында каралган чаралар планы белән таныштырды һәм үткәрелгән чаралар турында сөйләде. Өлкән яшьтәге гражданнарның актив тормыш алып баруларына, мәдәни, сәламәтләндерү учреждениеләренә, район бәйрәмнәренә һәм чараларына баруларына юнәлдерелгән өлкәннәр белән эшләү системасы турында мәгълүмат бирде.

Очрашу бик җанлы узды.Өлкән яшьтәге гражданнар сәламәтлек саклау, социаль яклау, инвалидларны һәм пенсионерларны шифаханә-курорт юлламалары белән тәэмин итү өлкәсендә кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International