19 сентябрьда Ямаш авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Ахметов Мирзахан Әхмәт улын 92 яшьлек туган көне белән котладылар. Ветеранны район Башлыгы Тәҗетдинов Ильдар Рәшит улы шәхсән үзе котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды. Ихлас теләкләргә халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Вафина Айгөл Камил кызы, Юлсубино авылы җирлеге Башлыгы Гатиятов Харис Хафиз улы, Ямашның төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Багавиев Алмаз Әхкәм улы да кушылды.