Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Таҗетдиновның котлавы

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле хатын-кызлар!

Сезне 8 март - Халыкара хатын - кызлар  көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Сез - мәхәббәт, илһам, изгелек чишмәсе.Сез - тормыш бүләк итүчеләр. Гаиләдә, тормышта тоткан урыныгыз күпкырлы,кыйммәтле һәм дә бик җаваплы.

  Балык Бистәсе хатын –кызлары да тормышыбызны, яшәешебезне матуррак, яхшырак итү өчен күп көч куялар.Алар эшләмәгән бер генә тармак та юк бездә дияр идем мин.Күпләрегез үзегезнең тырыш хезмәтегез белән районда гына түгел,республикакүләм танылу алган мактаулылар. Балалар тәрбияләү, гаиләне саклау бурычы ,нигездә, сезнең җилкәдә.Бусы аеруча акыл, түземлелек сорый торган хезмәт.Тормыш яме, яшәү күрке сез,хөрмәтле хатын- кызларыбыз!

Тормышыгыз имин, бай булсын.Һәрвакыт янәшәгездә сөйгәннәрегезнең, якыннарыгызның җылы карашын,олы ихтирамын, сөю назын тоеп яшәгез.Ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет,шатлыклар телим сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International