Татарстан Республикасының хезмәт һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова, эш сәфәре белән Балык Бистәсендә булды.

2018 елның 2 феврале, җомга

   Кичә,1 февральдә,Татарстан Республикасының хезмәт һәм мәшгульлек министры Эльмира Зарипова, эш сәфәре белән Балык Бистәсендә булды.

  Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ильдар Тәҗетдинов белән бергә  гражданнарны кабул итүне үткәрделәр.

Мөрәҗәгатьләр тыл хезмәчәннәренә  социаль ярдәм курсәтүдә ташламалар бирү,инвалид кеше эшкә урнашканда пенсия индексацияләү,декрет ялында булган хатын – кызларга яңа белгечлек алуда ташламалар.

Визит барышында Балык Бистәсе районы ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашулар узды.

Очрашудан соң министр, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм Балык Бистәсе муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге “Доверие- Ышаныч” та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International