Үзәк китапханәдә “Татарча диктант 2023” дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды. “Татарча диктант”ның максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту. Акциядә китапханә хезмәткәрләре, Ф. Әхмәдиев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре, китап укырга яратучылар бик теләп катнашты.
13 октября 2023 г., пятница