26 нчы апрель көнне Г.Тукайның 130 еллыгына багышланган бәйрәм үткәрелде. Бәйрәм “ Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген! Нәрсәдән бу? - Мин беләм ,бәйрәм бүген, бәйрәм бүген ! “ дигән шигырь юллары белән башланып китте. Татар теле тәрбиячесе Каримуллина Гөлшат Габделхамитовна балалар белән берлектә Г. Тукай иҗатыннан “Бала белән Күбәләк”, “Гали белән Кәҗә”, “ Кызыклы шәкерт” сәхнәләштерделәр. “ Су анасы” уенында һәрбер бала катнашып күңел ачты. Бәйрәм тантаналы рәвештә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
26 апреля 2016 г., вторник