Балык Бистәсендә тантаналы рәвештә яшүсмерләргә паспорт тапшырдылар

2015 елның 14 ноябре, шимбә
Шушы көннәрдә район мәдәният йортында ундүрт яшен тутырган яшүсмерләргә паспорт тапшыру тантанасы булды. 
Анда район үзәгеннән һәм авыллардан егерме ике бала килгән иде. Шуларның унысы кызлар, уникесе малайлар. Район миграцион службасы җитәкчесе Әлфия Әлмөхәммәтова аларны шундый мөһим тарихи көн белән  котлады һәм тантаналы рәвештә һәрберсенә паспорт тапшырды. Кулларына документ алган һәр яшүсмер дулкынлану һәм горурлык хисләре кичерде бу минутларда.  Районның  ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лилия Кәримуллина да яшьләрне ихластан котлады. “Сезнең тормышыгызда бу истәлекле вакыйга булып калсын иде, сез дә үз чиратыгызда илебезнең лаеклы гражданины булыгыз”,–диде ул. Мондый чараларның матур гадәткә әйләнеп, дәвам итәчәген дә искәртте ул. 
 
Тантанага укучыларның әти-әниләре дә килгән иде. Документ алганда балалары өчен сөенеп утырды алар. Мондый  чараларның еш үткәрелүен теләделәр. Яшүсмерләрнең дә әйтер сүзләре булды. “Баштарак каушап калсам да соңыннан горурлану хисе кичердем. Минем өчен бик сөенечле вакыйга бу”,–диде Югары Тегермәнлек мәктәбе укучысы Айсылу Габдрахманова. “Минем өчен мөһим көн булды. Паспорт алу куаныч, шул ук вакытта бик зур җаваплылык та өсти”,–диде гимназия укучысы Рубин Рәшитов.  Истәлеккә фотога төшкәндә барысының да йөзендә елмаю иде. 
 
Гөлназ Зарипова.
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
Автор фотолары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International