Балык Бистәсе халкы Бөтенроссия өмәсенә актив кушылды. Анда район оешмалары һәм учреждениеләре генә түгел, ТОСлар да катнашты. Халык җәмәгать киңлекләрендә, шәхси ярдәмче хуҗалык территорияләрендә тәртип урнаштырды. Барлык битараф булмаганнарга рәхмәт!