Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне-2024

2024 елның 19 апреле, җомга

Бүген район Мәдәният йортында тантаналы атмосферада хәрби хезмәткә чакырылучылар көне узды.

Армиядә хезмәт итү сынау гына түгел, ә көчлерәк, кыюрак булу мөмкинлеге дә. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм дини конфессия вәкилләре яшь хәрби хезмәткә чакырылучыларга җиңел хезмәт теләделәр. Район Башлыгы исеменнән егетләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Яшь призывникларның әниләрен дә игътибарсыз калдырмадылар. Лаеклы тәрбия өчен рәхмәт йөзеннән аларга чәчәкләр тапшырдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International