Балык Бистәсе муниципаль районы командасы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы исәбенә мини-футбол буенча ярышларда (2 нче төркем) 1 нче урынны алды Байлар Сабасы 14-16 ноябрь 2019 ел. Киеренке көрәштә безнең район командасы 3-1 сериясе буенча Саба муниципаль районы командасын җиңде.
Калган уеннарның нәтиҗәләре: Балык Бистәсе районы-Әгерҗе районы-4: 0; Балык Бистәсе районы-Сарман районы-3-2; Балык Бистәсе районы-Менделеевск районы-7:0; Балык Бистәсе районы-Мамадыш районы-1-0.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!