Республикада аналог эфир челтәрен кайчан туктаталар?

2018 елның 13 июле, җомга

“Россия телевизион һәм радио тапшырулар чертәренең” филиалы Татарстан Республикасы радио-телевизион тапшырулар үзәге, аерым алганда Биләр телеүзәге  2018  нче елны аналог эфир челтәрен  туктатып,  Балык Бистәсе районында яшәүче халыкның  99 % ын цифрлы  эфир челтәренә күчерүгә багышлады. 2013 елдан башлап 20 каналны үз эченә алган 2 мультиплекстан торган цифрлы эфир челтәрен тапшыру мөмкинлеге бар.

Моның өчен нәрсә эщләргә?

Кызганычка каршы бүген һәркем моңа әзер түгел.  Аның өчен беренче чиратта сезнең телевизорогызның цифрлы  сигналны кабул итә алуын тикшерергә кирәк. Хәзерге заманча телевизорларның барысы да аналог һәм цифрлы сигналларны кабул итә ала. Элегрәк җитештерелгән телевизорлар бары тик аналог сигналларын гына кабул итә. Алар  өчен тышкы антеннага тоташтырыла торган, бәясе 800-1500 сум торган махсус приставкалар сатыла.  Бигрәк тә өлкән яшьтәге  телевизор караучыларның игътибарын моңа җәлеп итәсе килә. Аларны күбесе телетапшыруларны аналог эфир челтәреннән карый.  Киләчәктә цифрлы эфир  челтәре тапшыруларын карар өчен аларга  һәзердән үк DVB-T2 стандартын кабул итүче приставка яисә телевизор сатып алуны күздә тотарга кирәк. Тутырак мәглүматны  интернет челтәрендә www.rtrs.ru сайтыннан табарга була.

Республикада аналог эфир челтәрен кайчан туктаталар?

Аналог эфир челтәрен туктату 2019 елның башыннан планлаштырылган. 2018 ел дәвамында  аналог эфир челтәре тулы көченә эшлиячәк. Беренче чиратта федераль каналлар (“Беренче канал”,  “Россия каналы”) туктатылачак. Башка каналлар аналог эфир челтәреннән баш тартуны үзләре хәл итәчәк.

Тулырак мәглүмат һәм белешмәләр өчен телефон 8(843) 4140201

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International