Балалар ,сез кагыйдәләрне беләсезме соң?

2018 елның 29 июне, җомга

Укучыларның җәйге каникуллары башланырга санаулы гына көннәр калып бара. Күпләр урамнарга велосипедларда кузгалачаклар. Юл йөрү кагыйдәләрен белмәдең, йә булмаса, санламадың исә,  аяныч хәлләр сине сагалап кына торырга мөмкин.

  Урамда велосипедта йөрү 14 яше тулганнарга рөхсәт ителә. Аның башында шлемы булу мәҗбүри таләп.Велосипедчы хәрәкәт итү юлында тиеш булмаган урыннардан сулга борылырга ярамаганлыгын белергә тиеш.Аннан килә, бер велосипедны икенчесенә тагып йөрү дә юл йөрү кагыйдәләренә туры килә торган гамәл түгел. Югарыда телгә алынганнар - болар һәрдаим истә тотылырга тиешле таләпләр генә. Танырга телибезме, теләмибезме, статистика җәйге каникуллар чорының юл фаҗигаләренә мулдан булуын раслый. Бу хакта балаларның әти-әниләре дә истән чыгарырга тиеш түгелләр. Соңыннан үкенеп ни файда. Җәй каникулларыбызны балаларыбызның исән-иминлегендә үткәрик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International